Логотип «Мәйдан» журналы

Милли моң

Гөлфия Исхакова шигыре.

Күңел кошым гөлгә кунган,

Сайрыйсы килгән мәле.

Һәр җырда да моң-сагыш бар,

«Сарман»нарны суз әле.

 

«Уел»ларда уелган бит

Җан моңы бабамнарның.

«Карурман»нарда тибрәлгән

Читләрдә адашканың.

 

Гармунын кулдан төшерми,

Иделләрдә моң ярган.

Татарымның милли җыры

Йөрәккә үтә торган.

 

Магнитларда яңгыраган,

Шахталарда таш кискән.

Татар – моңын җуймый калган,

Аллага шөкер, исән!

 

Күңел кошым гөлгә кунган,

Тибрәлә җыр, тибрәлә.

Иркәләп милли рухлыны

Һәр кояшлы иртәдә.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от frimufilms

«Мәйдан» № 3, 2022 ел

Комментарийлар