Логотип «Мәйдан» журналы

Картлар йорты

Шигырь.

Картлар йорты – моңсу бигрәк бу ике сүз.

Тәрәзләрдән юлга бага ничәмә күз...

 

Бу күзләрдә яшь пәрдәсе, бетмәс сагыш,

Аңлау кыен... язмышмы бу... әллә ялгыш...

 

Йортта җылы, тәрбияле, бар да җитә,

Әмма картлар өмет белән нидер көтә.

 

Үткәннәрне сагынып үтә гомерләре,

Уйлангачтын, өзеләдер бәгырьләре...

 

Кайсы уйлый үз баласын, йөрәк маен,

Күзләреннән яшьләр тама минут саен...

 

Туган нигез төшкә керә, чыкмый уйдан,

Үз йортында яшәүдән соң кемнәр туйган?

 

Кечерәйгән инде гәүдә, ап-ак чәчләр,

Җыерчыклы бите буйлап ага яшьләр...

 

Гомерләр дә көзне узып кышка бара,

Ялгыз кыен үтелә бу ике ара...

 

Язмышмы бу, ялгышмы бу – кемнәр аңлар?

«Балам килер», – дигән юлга ява карлар...

 

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ

Фото: 

Комментарийлар