Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәк тибеше

Йөрәк тибешләрен тоямЕрак-ерактан.Ходай, күрәсең, кешенеШулай яраткан. Яратам, дип, әйтеп булаЙөрәк кушканда.Йөрәкләр бергә тибәләрСөю булганда. Бергә язган язмышларныАеру авыр.Син ул минем...

Йөрәк тибешләрен тоям
Ерак-ерактан.
Ходай, күрәсең, кешене
Шулай яраткан.
 
Яратам, дип, әйтеп була
Йөрәк кушканда.
Йөрәкләр бергә тибәләр
Сөю булганда.
 
Бергә язган язмышларны
Аеру авыр.
Син ул минем иң кадерле,
Яраткан ярым.
 
Йөрәк тибешләрең тыңла,
Ялгышмас өчен.
Авыр булганда аңларсың
Мәхәббәт көчен.
 

Марс ХАФИЗОВ


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 10, 2022 ел

Комментарийлар