Логотип «Мәйдан» журналы

Дәвам – балаларда...

Без дигәнчә генә түгел дөнья,Ата-баба хакы яшәтә.Әйтеп калдырылган васыятьләрЯши-яши шуны кисәтә. Барын әйтеп бетереп китмәсә дә,Соңгы караш, соңгы сүзләрдән.Ни әйтәсен барыбер белеп булаСин ничә...

Без дигәнчә генә түгел дөнья,
Ата-баба хакы яшәтә.
Әйтеп калдырылган васыятьләр
Яши-яши шуны кисәтә.
 
Барын әйтеп бетереп китмәсә дә,
Соңгы караш, соңгы сүзләрдән.
Ни әйтәсен барыбер белеп була
Син ничә ел белгән күзләрдән.
 
Башлаган эшләрне беркемнең дә
Юк бит әле бетереп киткәне.
Шуның өчен дәвам – балалар бар,
Җитсә җитсен җитмеш, сиксәне...
 
Эш калдыру җирдә – изге гамәл,
Җылы эзең калсын юлларда.
Гомер иткән эш коралың калсын
Ышанычлы, тырыш кулларда.
 
Без дигәнчә түгел икән дөнья,
Яши-яши генә аңлыйсың.
Ата-анан калдырган йөрәккә
Үзеңнекен аннан ялгыйсың.
 
Шундый иде алар, дия-дия
Кыланмышларыңны охшатып,
Нидер сөйләп калдырырга теләп,
Эчке серләреңне бушатып...
 
Ата-анаң калдырган гамәлне
Беркөн барыбер дәвам итәсең.
Балам бетерер әле, дия-дия,
Тынычланып беркөн китәсең.
 
Тынычланып беркөн китү яхшы,
Бәддогалар гына калмасын.
Бездән соңгы бала-оныкларны
Изге дога берүк сакласын.
 
Шулай булса догалар тоташыр
Күктән – җиргә, җирдән – күкләргә.
Хәер-догаларны күпсенмикче
Бәхиллекләр көткән күпләргә.
 
Сөелеп килеп, сөенеп китү кирәк ‒
Яшәүләрнең гаме шуңарда.
Үлем дигән әйбер һәрберебезне
Куркытадыр беркөн шуңа да...
 

Нәсимә СИПОВА


Фото:https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 11, 2020 ел

Комментарийлар