Логотип «Мәйдан» журналы

Сары чәчәкле тузганакның файдасы

Сары чәчәкле тузганакның тамырыннан төнәтмә 48 сәгать эчендә кеше организмындагы яман шеш күзәнәкләренең 98 процентын үтерә, ди белгечләр.

Әмма ул бакчадагы иң әрсез чүп үләне дә. Аңа каршы ничек көрәшергә?

Тузганакка каршы көрәшү кыен, тамыры тирән, сары йомгаклар бик тиз ап-ак шарларга әверелә һәм тирә-юньгә орлык чәчә. Шуңа аны чәчәк аттырмау — төп шарт. Аткан хәлдә, чалгы белән генә көрәшергә кала инде...

 

Тузганакка каршы мондый эремә әзерли аласыз. 5 стакан суга 1 стакан аш серкәсе эссенциясе өстәргә. 0,5 литр суга 4 чәй калагы лимон кислотасы салырга. Ике эремәне бергә кушарга һәм 4 аш кашыгы сыек сабын өстәргә. Әлеге эремәне тузганаклы урыннарга сиптерергә була, тик культуралы үсемлекләргә тидермәгез. 1-2 көннән тузганак корый.

 

Эшкәртүне көзен тагын бер кат кабатлый аласыз.

 

 

 

Комментарийлар