Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтерем яхшырсын дисәң...

Яшерен-батырын түгел, яшь барган саен хәтер дә начарлана. Ә менә аны яхшырту ысуллары бар икән.

Үз тирәңдә яңа мохит тудырырга кирәк. Әгәр уң кулың белән язсаң, сул кулың белән язып кара. Караңгы бүлмәдә йөреп карарга кирәк. Бу алым хәтерне, игътибарны арттырыр, - дип язган "Ватаным Татарстан".

Укуга, эшкә барганда, моңа кадәр таныш булмаган юлдан йөрергә кирәк. Баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр, гәүдәгез дә сылу булыр.

Гадәти, гади сорауларга да гадәти булмаган җаваплар кайтарырга тырышыгыз. Бу алым уйлау сәләтен яхшырта.

Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. Хәтердән генә кушу, алу баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Хәтерне яхшырту өчен, белгечләр көн дә кишер кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә. Ананас согы да хәтерне яхшырта. Чит телләр өйрәнгәндә лимон ашау, әфлисун согын даими куллану ярдәм итә. Авакадо, суган, чикләвек, кәбестә, креветкалар да баш мие эшчәнлеген яхшыртып, хәтерне ныгыта икән.

Шушыларны үтәп карыйк әле. Ярдәме тими калмас.
 

Автор: Резеда Галикәева

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-10-05/h-terem-yahshyrsyn-dis-3466741

 

Комментарийлар