Логотип «Мәйдан» журналы

Үргән бәрәңгенең файдасы бар

Бәрәңге үрентеләреннән табигый биоөстәмә ясарга була.

Ул үсемлекләрнең актив үсешен һәм тамыр ясалышын стимуллаштыра. Туклыклы һәм актив ингредиентларга бай бәрәңгене файдаланыгыз.
Бәрәңгедән 150 грамм чамасы үрентене кисеп алыгыз, аны җиңелчә генә марганцовка эремәсендә 6 сәгать җебетегез. Аннары юып, ваклагыз һәм 1 литр саф суга салыгыз. 7 сәгать төнәтегез, аннары сөзегез һәм кулланыгыз.
Үсемлек ботакларын тамыр җәйдерү өчен бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була. Моның өчен ботакны 200 миллилитр төнәтмәгә 6 сәгатькә салып куегыз.
Шулай ук үсемлек орлыкларын туфракка утыртыр алдыннан бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була.
Үсемлекләр яхшылап үссен өчен, аларга бәрәңге үрентесе төнәтмәсен сибәргә була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

Автор: Фануз Хабибуллин
 
Фото: pixabay.com
 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-04-19/rg-n-b-r-gene-faydasy-bar-2774937

 

 

 

 
 

 

 

 

 

Комментарийлар