Логотип «Мәйдан» журналы

Туфракны көздән әзерләгез

Киләсе елда уңышның нинди булуы көздән әзерләнгән туфракка бәйле.Иң беренче кагыйдә – җирне яшелчәләр үскән бакчадан алырга кирәкми. Чөнки анда бер сезон яткан корткычлар һәм авырулар булуы көн кебек...


Киләсе елда уңышның нинди булуы көздән әзерләнгән туфракка бәйле.





Иң беренче кагыйдә – җирне яшелчәләр үскән бакчадан алырга кирәкми. Чөнки анда бер сезон яткан корткычлар һәм авырулар булуы көн кебек ачык.
Иң яхшысы, туфракны каен урманыннан алып кайтырга. Нәкъ агач төбеннән түгел, ә тирә-ягыннан казып алыгыз. Каен фитонцидларга бай, аның туфрагында яшелчә яхшы үсәчәк.
Ә менә ылыслы туфрактан файдаланырга киңәш ителми — ул яшь үсентеләрнең тамырын “яндыручы” катлаулы матдәләргә бай.
Көздән әзерләнгән туфракны целлофан пакетларга салырга кирәк. Шәһәр җирендә — балконда, авылда келәт кебек урында сакларга була. Әмма чәчүгә ике атна кала аны өйгә кертергә кирәк. Шулай ук кышын берничә тапкыр өйгә кертеп, җир эреп беткәнен көтегез, ә аннары янә салкынга чыгарыгыз. Берничә тапкыр эретеп-туңдырып алу туфракны зарарлы микроорганизмнардан арындырачак.




Комментарийлар