Логотип «Мәйдан» журналы

Тоз аякларга ярдәм итә

Йоклаганда аягыгыз ял итәр.

Арыган аякларга кул астындагы чаралар ярдәмендә дә хәл кертеп була.

 

Моның өчен 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маенда 1 чәй калагы аш тозын эретергә кирәк. Кич белән шуны аяк табаннарына һәм балтырларга яхшылап ышкып, массажлагыз. Аннары аякка полиэтилен пакет өстеннән җылы оекбаш киеп, 30–40 минут тотыгыз да, кайнар су белән юып, йокларга ятыгыз.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-04-23/toz-ayaklarga-yard-m-it-3739272

Комментарийлар