Логотип «Мәйдан» журналы

Топинамбур йөрәккә дә, бавырга да файдалы...

Бакчагызда топинамбур үстерәсез икән, аның файдасын күрә белергә кирәк.

Аның яфракларын, чәчәкләрен, бүлбеләрен кулланалар. Топинамбурдан ясаган төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, кандагы шикәрне төшерә, гемоглабинны күтәрә, бавыр өчен дә бик файдалы. Шулай ук сидек һәм үт куыгында таш, инфаркт булганда, рак авыруын профилактикалау максатында кулланалар.
«Росбиотех» университетының азык-төлек сәнәгате кафедрасы доценты Дмитрий Быстров белдерүенчә, топинамбур диабет вакытында файдалы ризык. Аның сүзләренчә, топинамбур бу авыру өчен бик файдалы булуын бик аз кеше белә.
"Гади телдә аны шулай ук җир грушасы яки татлы бәрәңге дип атыйлар. Топинамбур аз калорияле ризык, анда күп витаминнар, минераллар, органик кислоталар һәм алыштыргысыз аминокислоталар бар. Бу үсемлектә пребиотик матдәләр бар, алар ашказаны-эчәк трактының, аерым алганда эчәкнең сәламәт микрофлорасын сакларга булыша. Инулин - табигый полисахарид, кандагы глюкоза дәрәҗәсен киметә, липид алмашуны яхшырта, шуның белән йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычын киметә”, — дип аңлата эксперт.
Топинамбурда кеше организмы яхшы үзләштерә торган үсемлек инсулины бар. Бу аның төп дәвалау сыйфаты.
Бер аш кашыгы вакланган топинамбурга бер стакан кайнар су салып бераз кайнатырга һәм сөзәргә кирәк. Көненә өч тапкыр стаканның өчтән бер өлешен эчәргә. Дәвалауны ике атна дәвам итәргә мөмкин.
 

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-11-10/topinambur-y-r-kk-d-bavyrga-da-faydaly-3515372

Комментарийлар