Логотип «Мәйдан» журналы

Томау даруы кан басымын күтәрә

Томау төшүне дәвалау өчен кулланыла торган даруларны озаклы вакыт тамызырга ярыймы? Табиблар фикеренә колак салмый булмас.

Томау төшүне дәвалау өчен кулланыла торган даруларны озаклы вакыт тамызырга ярыймы? Табиблар фикеренә колак салмый булмас.
Хәзер мондый дарулар бик күп. Аларны даруханәдән рецептсыз да алырга була. Әмма табиблар аңлатуынча, алар белән сак булырга кирәк.
Препаратларның составы төрле. Кайсын берничә көн генә кулланырга рөхсәт ителә, кайсы тамырларны тарайту өчен кулланыла, кайберләрен ай буе тамызсаң да ярый. Шуңа, даруларны кулланганчы, табиб белән киңәшләшсәң яхшырак.
Өлкән яшьтәгеләргә үз белдеге белән дәваланудан аеруча сакланырга кирәк, чөнки борынны дәвалау өчен тамызган дару аркасында кан басымы күтәрелүе бар. Озак куллансаң, организмның даруларга ияләшүе дә күзәтелә. Ахыр чиктә, даруларның файдасы тими башлый.

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Tomau-darui-kan-basimin-k-t-r-159440/

Комментарийлар