Логотип «Мәйдан» журналы

Сөлек салуның шифасы

«Гирудотерапия» латин теленнән сөлек белән дәвалау дип тәрҗемә ителә.

Бөек рус табиблары Н.Пирогов, М.Мудров, Г.Захарьин бик күп сырхауларны сөлек салып дәвалауга зур игътибар биргән. Бу алымны косметик максатларда файдалануның да нәтиҗәсе бик яхшы булган. Хәтта патшабикәләрнең дә, иртәнгә кадәр битләре алсуланып торсын өчен, тантаналар алдыннан колак артларына сөлек куйдырганнары мәгълүм. Чыннан да, халык борын-борыннан сөлек салдыруның файдасын күрә. Медицина учреждениеләренә йөреп арыгач, төрле дарулар куллануның да шифасы тимәгәч, кеше шушы юл белән дәваланып карый һәм, гадәттә, сихәтлек ала.
Нничәмә-ничә кешенең саулыгын ныгытырга булышып, алар үз-үзләрен корбан итә. Сүз, әлбәттә, сазлыклардагы гади сөлекләрдән нык аермалы, махсус биологик фермаларда «стериль» рәвештә үстерелә торган токымлы сөлекләр турында бара. Алар шприц кебек, бер генә тапкыр файдаланыла һәм юк ителә.
Сөлекнең биз сыекчасы уникаль биологик актив матдәләрдән тора, әйтерсең, ул тулы бер Менделеев таблицасы. Бу сыекчаны дөрес итеп файдаланганда, ул безнең организмга гаҗәеп уңай йогынты ясый, нәтиҗәсе дару эчкәннән дә яхшырак була. Медицина сөлеге шулкадәр сизгер, «акыллы» дип әйтимме, үзе ачтан үлсә үлә, әмма чиста булмаган урынга капмый, алкогольле эчемлек эчкән, тәмәке тарткан кешеләрнең исен дә өнәми. Иң кызыгы шул, авыруга сөлек үзе дөрес диагноз куя. Һәм ул бары тик авырткан урын яки зонада гына эшли башлый.
Бүгенге көндә сөлекнең 400 гә якын төре билгеле. Төзелешенә килсәк, медицина сөлегенең баш өлешендә биш пар күзе, авызында өч казналыгы бар. Үткен казналыгы белән ул кеше тиресенә 1,5 мм тирәнлеккә ябыша һәм 5–15 мл чамасы кан суыра. Капкан урыннан тагын шулкадәр кан агып чыга. Сеанс вакытында биштән алып җидегә кадәр сөлек салына. Бер курс 40–60 минутлык 7–10 сеанстан тора. Процедура көнаралаш үткәрелә. Табибтан киңәш алу түләүле түгел.
Процедура кемгәдер аяктагы варикоз, тромбофлебит авыруларын җиңеләйтергә булышса, икенчесенә геморройдан котылырга, өченчесенә йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Заманча медицина да дәвалый алмаган, йә булмаса, операция өстәленә ятарга тиешле кешеләр дә ышанып, гирудотерапевтларга килә.
Аның дәвалау вакытында бүлеп чыгарган селәгәе кан агымы һәм лимфа системасы аша кирәкле әгъзаларга үтеп керә. Гирудотерапия, иң беренче чиратта, эше аз хәрәкәтләнү, стресслар белән бәйле, баллы-татлы, камыр ризыклары яратучы кешеләргә кирәк дип тә була. Сөлек салуның файдасы тигән авыруларны санап чыгарлык түгел. «Нинди генә табибка күренмәдем, нинди генә кыйммәтле дарулар эчеп карамадым, тик чирем чигенмәде, сөлек салдыру – соңгы чара», – ди кайберәүләр. Соңгысымы, юкмы, тик күпләп химикат ашаганчы, табигый дәвага мөрәҗәгать итү дөресрәк. Гадәттә, сөлек куйдырып караган кеше аның файдасын тиз күрә һәм яңадан да килә. Шунысын да искәртик, бу процедура медицина учреждениеләрендә табиб күзәтчелегендә генә башкарылырга тиеш. Ничә данә сөлек куеласын һәм ул нокталарны табиб кына дөрес билгели ала. Өйләргә йөреп сөлек салучы шәфкать туташлары да күбәйде хәзер. Аңлыйм, кеше өчен, бәлки, өендә уңайлыдыр, тик моның куркыныч ягын да онытмаска кирәк. Акча өчен сан артыннан куып, ягъни сөлекне чамадан тыш салып, авыруга зыян гына китерергә мөмкин. Аннары, сөлекләрнең нинди юл белән табылганын, аларның ничә мәртәбә кулланылганын тәгаен генә ачыклау да мөмкин түгел.
Тәҗрибәле гирудотерапевт, дәвалауга керешкәнче, пациентның төп авыруы турында җентекле мәгълүмат туплый, шулай ук башка чирләрен дә өйрәнә. Гирудотерапия берьюлы берничә проблемалы зонаны дәвалый ала. Кеше җәфалаган чиреннән генә түгел, ә үзе белмәгән авыруларыннан да арына. Мондый комплекслы дәвалау вакытында бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, эчәклек – барысы да сәламәтләнә.
Сөлек кеше организмына өч төрле: рефлектор, биологик һәм механик юл белән тәэсир итә. Беренчесе энә белән кадап дәвалагандагы нәтиҗәне бирә. «Тере энәләр» кую организмның чирләргә һәм стрессларга каршы торучанлыгын арттыра. Биологик юл аша булганда, сөлек үзе тешләп җәрәхәт ясаган урынга 20 төрле актив матдәдән торган биз сыекчасы бүлеп кертә һәм шуның белән кешенең авыртуын баса. Бу ферментлар кан юлларында тромб барлыкка килүне тоткарлый, холестерин һәм шикәрнең күләмен киметә. Ә механик тәэсир итү турында сөйләсәк, сөлек организмнан шлаклар белән тулы, оешкан, «кирәксез» канны суырып алып, микроциркуляцияне яхшырта, кан тамырларын чистарта һәм иммунитетны ныгыта. Менә шушы өч төрле ысул белән тәэсир итү көчле дәвалау нәтиҗәсе бирә дә инде. Беренче процедурадан соң ук кешенең хәле сизелерлек яхшыра, кәефе күтәрелә, бит тиресе сафланып китә. Өч-дүрт сеанстан соң исә организмда тулы куәткә сәламәтлекне кире кайтару процессы башлана.
Гирудотерапия кулланып, кан тамырлары белән бәйле күп кенә авыруларны, әйтик, варикоз, гипертония, атеросклероз, стенокардия, кардиосклероз, ишемияне дәвалап була. Ул шулай ук инфаркт һәм инсультны кисәтү чарасы да. Тире авыруларыннан псориаз, экзема, фурункулез, нейродермит һәм башкалар да сөлеккә «бирешә». Гинекология, эндокринология, урология, андрологиягә караган чирләр вакытында да, подагра, симерү, простата аденомасы, бөер чире, пиеолонефритны дәвалауда да сөлек салу булыша. Баш авыртуны, йокысызлыкны, глаукома, неврозларны, ревматизм, артроз, радикулит, остеохондроз, гастрит, холецистит, панкреатит, шикәр диабетын, сынган һәм бәрелгән урыннарны сихәтләндерүдә, операция җөйләрен тигезләүдә, косметикада сөлек киң кулланыла. Сөлек куйдыру хәтта тирене яшәртә, җыерчыкларны тигезли, тиредәге кимчелекләрне бетерә. Әле бу да тулы исемлек түгел. Җыеп кына әйткәндә, гирудотерапия, ягъни сөлек ярдәмендә дәвалау, дарулар белән мавыгуга караганда, күпкә отышлырак юл, сәламәтлегегезне кайгыртырга беркайчан да соң түгел.
 

«Яр Чаллы» клиника-санаториеның баш табибы

 

Файзова Юлия Мөдәрис кызы

 

Автор: Гөлшат НУРЕТДИНОВА

 

Фото: https://pixabay.com

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан

 

 

 

 

 

Комментарийлар