Логотип «Мәйдан» журналы

Сихәтле төнәтмә (рецепт)

Гипертония һәм аритмиядән интеккәндә, болай дәвалану файдалы.

Бу эчемлек кан тамырларын киңәйтә, йөрәк ритмын нормальләштерә, кәефне күтәрә, нервларны тынычландыра. Стериль банкага 1 кг гөлҗимеш салып, агач тукмак белән бераз изәләр, 1 аш кашыгы шикәр сибәләр. Аннары 1 кг кызыл дүләнә (боярышник) һәм 1 стакан шикәр, аннары 1 кг өлгергән балан һәм 1 аш кашыгы шикәр салалар. 1,5 литр аракы белән күмеп, караңгы урында 2 атна төнәтәләр. Иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы эчәләр.

 

 

Фото: vk.com
 

 

Комментарийлар