Логотип «Мәйдан» журналы

Сентябрьдә җыеп каласы дару үләннәре һәм җимешләр

Гөлҗимеш. С витаминына бик бай. Салкын тигәндә, грипп, кан басымы, кан тамырлары авыруларыннан бик файдалы. Кипкән гөлҗимештән бик тәмле һәм хуш исле чәй ясап була.Миләш. Иммунитетны ныгыта. Миләштә А...

Гөлҗимеш. С витаминына бик бай. Салкын тигәндә, грипп, кан басымы, кан тамырлары авыруларыннан бик файдалы. Кипкән гөлҗимештән бик тәмле һәм хуш исле чәй ясап була.





Миләш. Иммунитетны ныгыта. Миләштә А витамины бик күп. Күз күреме өчен аеруча яхшы. Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшырта.
Нарат җиләге яфрагы. Антисептик һәм бактерияләргә каршы тору үзенчәлегенә ия. Организмны ныгыту өчен салкын тигәндә эчәләр. Нарат җиләге яфрагының чәе картаюны тоткарлый, хатын-кызларга гормоннарны җайга салырга булыша.
Бөтнек. Бөтнек чәе нерв системасын җайга сала, хәтерне яхшырта, игътибарны тупларга ярдәм итә. Кипкән бөтнекне кечкенә савытка салып, хуш ис тарату өчен аш бүлмәсендә дә сакларга була. Бөтнекне чәйгә генә түгел, камыр ашларына һәм смузиларга да кушалар.
Әрекмән тамыры. Әрекмәннең яшь тамырын казып алалар һәм юалар. Әлеге үсемлек тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар.
Дару үләннәрен явым-төшемсез, коры көндә иртәнге якта җыйсаң яхшы, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.




Автор: Фануз Хабибуллин



Фото: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-09/sentyabrd-yep-kalasy-daru-l-nn-re-m-imeshl-r-2942054

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-09/sentyabrd-yep-kalasy-daru-l-nn-re-m-imeshl-r-2942054






Комментарийлар