Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсак хәтерне яхшырта

Хәтер сандыгына салып куегыз.Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән төнәтмә баш әйләнгәндә, колак шаулаганда файдалы, хәтерне дә яхшырта.Бәлзәм әзерләү өчен 100 грамм сарымсакны ике тапкыр ит үткәргечтән...

Хәтер сандыгына салып куегыз.


Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән төнәтмә баш әйләнгәндә, колак шаулаганда файдалы, хәтерне дә яхшырта.





Бәлзәм әзерләү өчен 100 грамм сарымсакны ике тапкыр ит үткәргечтән үткәрергә. 1 стакан аракы, 50 грамм бал һәм 30 миллилитр 20 процентлы прополислы төнәтмә кушарга.
Барысын да бергә бутап, караңгы урынга 10 көнгә куерга.
Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан ярты сәгать кала ярты балкашыгы кабарга.


Автор: Гөлия Мөгаллимова


 Фото: https://kiziltan.ru/



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-01/sarymsak-h-terne-yahshyrta-2860445



Комментарийлар