Логотип «Мәйдан» журналы

Сары помидорның файдасы

Сары помидорны бакчачылар аеруча яратып үстерә. Аның кызыл помидорга караганда файдалырак булуын күпләр белмидер әле.

Алар ачы түгел, шуңа да ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә аны рәхәтләнеп ашый ала. Сары помидорда А провитамины күп, ул организмда А витаминына әверелә. Шулай ук кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да күп. Иң мөһиме - сары помидор яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга бик бай.
Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы тия. Мондый помидорның составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.
Сары томатлар итләч һәм бик тәмле була, алар фитофторозга да бирешеп бармый. Теплицага утырту өчен “Гигант лимонный”, “Желтое сердце”, “Желтый гигант”, “Доктор Лето F1”, “Илья Муромец”, “Крем Торт”, “Золотой король”, “Золотой шар” кебек сортлар яхшы була.
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар