Логотип «Мәйдан» журналы

Салатларга үсемлек мае урынына нәрсә салырга?

Сез салатларга үсемлек мае саласызмы? Табиблар моны эшләмәскә киңәш итә.Табиблар яшелчә салатына үсемлек мае урынына лимон суты яисә горчица кулланырга киңәш итә, дип хәбәр итә PRIMPRESS.Белгечләр, шу...

Сез салатларга үсемлек мае саласызмы? Табиблар моны эшләмәскә киңәш итә.





Табиблар яшелчә салатына үсемлек мае урынына лимон суты яисә горчица кулланырга киңәш итә, дип хәбәр итә PRIMPRESS.
Белгечләр, шулай ук, майларның 50 проценты башка үсемлек продуктларында, шул исәптән чикләвектә, төшләрдә, авокадо һәм оливкаларда да бар, дип аңлатты. Шуңа күрә, әгәр сезнең ризыкта авокадо яисә чикләвек бар икән, майны бөтенләй кулланмаска кирәк.
Экспертлар, шулай ук, майларның зур микъдары булган продуктлар ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, ди. Әмма бу чикләвек яисә авокадоны кулланудан тулысынча туктарга кирәк дигән сүз түгел, баланс булырга тиеш.


Автор: Фануз Хабибуллин



Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) KamranAydinov - ru.freepik.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-03/salatlarga-semlek-mae-urynyna-n-rs-salyrga-2829386




Комментарийлар