Логотип «Мәйдан» журналы

Салатлар ясар вакыт җитте

Әлеге рецептлар буенча үзебез ясап та, тәмләп ашап та карадык. Сезгә дә тәкъдим итәбез. Үкенмәссез, әле безгә рәхмәт тә әйтерсез.Тәмле помидор салаты3 кг помидор, 5 зур бүлемтек сарымсак, 5 болгар бор...

Әлеге рецептлар буенча үзебез ясап та, тәмләп ашап та карадык. Сезгә дә тәкъдим итәбез. Үкенмәссез, әле безгә рәхмәт тә әйтерсез.
Тәмле помидор салаты
3 кг помидор, 5 зур бүлемтек сарымсак, 5 болгар борычы.
1,5 кг помидорны озынчалап, сарымсак белән борычны ваклап (шакмаклап) турыйбыз. 15 минут пешергәч,  1 аш кашыгы тоз, 1/4 стакан шикәр комы өстәп болгатабыз, калган помидорны да кушып, тагын 15 минут пешереп алабыз. Стерильләштерелгән банкаларга салып каплыйбыз.Бу салатка сыек май кирәкми.
Ассорти
Кыярларны бер бармак киңлегендә турыйбыз. Помидорны 4кә бүләбез. 1 л банкага 3-4 карлыган яфрагы, бераз укроп, ярты сарымсак, 5-6 кара борыч салып калдырабыз. Өстенә бер рәт кыяр, 1 рәт помидор чиратлаштырып тезәбез. Урта бер җиргә 1 уч туралган борыч салып калдырырга була.
3 л суга  –
12 аш кашыгы шикәр комы,
4 аш кашыгы тоз,
150 гр. уксус салып кайнатып чыгарабыз.
Кайнаган суны банкалар өстенә коеп, сулы кастрюльгә куеп, 15-20 минут тотып алабыз. Алгач, өстенә 1-2 кашык көнбагыш мае салып каплыйбыз.
 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от azerbaijan_stockers

Комментарийлар