Логотип «Мәйдан» журналы

Розаларны капларга онытмагыз!

Синоптиклар -10 градуска кадәр салкыннар фаразлый.

Быел көз бик җылы килде, шуңа да гортензия һәм роза кебек чәчәкләрне соңрак капларга туры килә. Синоптиклар төнлә -10 градуска кадәр салкыннар, кар явуын фаразлый. Димәк, ныклап туңдырганчы күпьеллык чәчәкләрнең өсләрен капларга кирәк булачак.

Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Ә менә һава температурасы 6-7 градуска төшкәч, розаларны капларга кирәк. Сабаклары 50 сантиметр калдырып киселгән куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк. Ә менә гортензия төпләренә әче торф салып чыгу бик яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка ябарга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яисә лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык яисә чиләк кидереп куярга.

Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.
Тагын бер киңәш: чәчәкләрне коры көнне каплагыз!
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-10-12/rozalarny-kaplarga-onytmagyz-3965145

 


 

 

Комментарийлар