Логотип «Мәйдан» журналы

Рассольник яратучыларга

Аш тәмле булсын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Итле шулпа пешкән арада арпа ярмасын (перловка) кайнар суда тотарга, кайнар суны 3-4 тапкыр алыштырырга кирәк. Шулай эшләгәндә, ашның төсе матур була. Бәрәңгене шулпага кыярдан алда салу отышлырак. Киресенчә эшләсәң, бәрәңге каты булачак.

Кишерне табада 7-8 минут кыздырып-томалап алыгыз, шунда ук 1-2 кашык томат пастасы яисә өйдә әзерләнгән кетчуп салырга кирәк.
Кыярны аш әзер булгач кына салып, кәстрүл капкачын капламыйча, 5-6 минут сикертеп алсаң, ул үз төсен югалтмаячак.
Арпа ярмасын аз гына үсемлек мае сөртелгән табада кыздырып алыгыз. Рассольник аеруча тәмле булачак.
 
 
 
Фото:https://kiziltan.ru/
 

 

 

 

 

Комментарийлар