Логотип «Мәйдан» журналы

Организмны шлаклардан чистартабыз

Солыдан ясалган кесәл йөрәк тибешен җайга сала, организмны шлаклардан чистарта.Солыдан ясалган кесәл йөрәк тибешен җайга сала, организмны шлаклардан чистарта.Кесәл, беренче чиратта, ашказанына файдалы...

Солыдан ясалган кесәл йөрәк тибешен җайга сала, организмны шлаклардан чистарта.




Солыдан ясалган кесәл йөрәк тибешен җайга сала, организмны шлаклардан чистарта.
Кесәл, беренче чиратта, ашказанына файдалы. Ул лайлалы тышчаны ялкынсындырмый, киресенчә, җәрәхәтле урыннарның төзәлүенә ярдәм итә, авыртуны баса.
Икенчедән, кесәл җиңел эшкәртелә, кандагы холестерин күләмен төшерә, организмнан артык суны чыгара, матдәләр алмашын яхшырта. Ул кремнийга бай, чәч коелудан саклый.
Иң файдалы кесәлләрнең берсе – солыдан ясалганы. Аны әзерләү өчен 100 грамм солы кисәкләре (хлопья), 2 стакан сөт, 1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы һәм 2 аш кашыгы шикәр кирәк.
Солыны сөткә салып бүрттерәләр һәм иләк аша уздыралар. Шикәр, тоз өстәгәч, утка куеп кайнатып чыгаралар. Болгата-болгата салкын суда җебетелгән крахмал өстиләр һәм уттан алалар.
Бу хакта тулырак akcharlak.com сайтында укырга мөмкин.




Комментарийлар