Логотип «Мәйдан» журналы

Нарат җиләге

Нарат җиләге (брусника) – төньяк җиләкләре арасында иң киң таралганы. Латин теленнән тәрҗемедә ул «виноград тәлгәше» дигән мәгънәгә туры килә.

Нарат җиләген чи килеш тә, киптереп тә, пешереп тә ашыйлар. Ул бик яхшы «табиб». Җиләк үт суын куу, кан тамырларын ныгыту, йөрәк эшчәнлеген нормага салу үзлекләренә ия. Каротин күләме буенча нарат җиләге мүк җиләген, лимон, груша, алма, кара җиләк һәм виноградны узып китә. Анда В2 витамины да күп. Әлеге витамин ашказаны эшчәнлеген нормага сала, организмның тонусын күтәрә.
Халык медицинасында нарат җиләгенең яфрагы да кулланыла. Аның составындагы дуплау матдәләре кан тамырлары стеналарын ныгыта, организмдагы минераллар алмашын көйгә сала, күп кенә агулы матдәләрне чыгара.
Нарат җиләге яфрагыннан төнәтмә әзерлиләр. Әлеге төнәтмә сидек юлларына таш утырганда, бөерләр һәм сидек куыгы ялкынсынганда, падагра һәм ревматизм вакытында бик файдалы. Яфрак төнәтмәсен буыннарга тоз утырганда, шешенүләр вакытында, циститны дәвалаганда да кулланалар. Төнәтмә әзерләү өчен 1 аш кашыгы яфракка 2 стакан су коеп, кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта 5 минут тотарга. Уттан алгач, сөзәргә.
 

 

Фото: vk.com
 

 

Комментарийлар