Логотип «Мәйдан» журналы

ЛАВР ЯФРАГЫ БУЫННАРНЫ ЧИСТАРТА

Зурлыгына карап, 3-5 лавр яфрагын 300 мл суга салып, 5 минут кайнатырга.

Кайнатканда савытның капкачын япмаска, болай бөерләргә зыян салу ихтималы булган эфир майларының бер өлеше парга әйләнә. Аннан 4-5 сәгатькә төреп куярга яки термоста төнәтергә. Төнәтмәне 12 сәгать буе аз-азлап эчәргә кирәк.
3 көн эчкәч, бер атна тәнәфес ясарга һәм дәвалану курсын тагын кабатларга. Бу көннәрдә иттән баш тартырга кирәк. Лавр яфрагы төнәтмәсе буыннарны чистарта, тозларны чыгара.
 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

 

Чыганагы: https://vk.com/salamtlek?w=wall-131233848_20007 

 

Комментарийлар