Логотип «Мәйдан» журналы

Кыяр тозлый башладыгызмы әле?

Базилик белән тозлаганы аеруча тәмле була.Уңган хуҗабикәләр теплицада үстергән кыярларны тозлый да башлады инде. Бигрәк тә, аларның вакларын өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышны кетердәп торган хуш...

Базилик белән тозлаганы аеруча тәмле була.









Уңган хуҗабикәләр теплицада үстергән кыярларны тозлый да башлады инде. Бигрәк тә, аларның вакларын өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышны кетердәп торган хуш исле кыяр ашарсыз.


Базилик белән тозлаган кыяр аеруча тәмле, хуш исле була. Моның өчен яңа өзгән вак кыярлар, бер банкага 1-2 базилик сабагы, сарымсак 3-4 тырнак, 5-7 түгәрәк кара борыч, 1-2 укроп зонтигы, 2-3 чия яфрагы, 1-2 лавр яфрагы, 1-2 түгәрәк хуш исле борыч кирәк булыр.
Маринадка: 1 литр суга — 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы уксус салына.


Алдан кыярларны салкын суда тотсагыз, яхшырак була. Чиста итеп юылган кыярларның баш-башларын кисеп алабыз. Алдан чәй содасы белән юып, стерильләштерелгән банка төбенә башта кара борыч, сарымсак, укроп, лавр, чия яфрагы салабыз. Банка кырыена ике яклап базилик сабаклары урнаштырабыз. Хәзер матур итеп кыярларны тезәбез. Башта банкага кайнап торган су коябыз да 20 минут чамасы каплап тотабыз. Ул суны яңадан кулланмыйбыз, түгәбез. Суны түгү белән кыярлар өстенә әзер маринадны коябыз. Һәр банкага 1 аш кашыгы уксус салып, капкач белән ябып куябыз. Банкаларны әйләндереп, одеял белән каплыйбыз. Суынгач, караңгы урында кыш буена сакларга була.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова



Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) azerbaijan_stockers - ru.freepik.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-06/kyyar-tozlyy-bashladygyzmy-le-2864863










Комментарийлар