Күзләрегез ничек күрә?
Күзләр өчен файдалы җиләк-җимешләрне, чәйләрне беләсезме?
Чабыр (чабрец) кешенең күрү сәләтенә уңай йогынты ясый, чөнки анда каротиноидлар күп. Алар күзләрдәге кан әйләнешен яхшырта, күз ясмыгын дегенератив үзгәрешләрдән саклый.
Яшел чәйдәге антиоксидантлар күзнең күп кенә хроник авыруларына сәбәп булучы ирекле радикалларны юк итә.
Күкҗиләк (голубика) бик файдалы, күзләргә дә яхшы тәэсир итә.
Гөлҗимешнең коры җиләкләреннән чәй күзләргә файдалы. Моның өчен 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган җиләк салып төнәтеп эчәргә кирәк.
Балны тәүлегенә 100 граммга кадәр ашарга мөмкин. Төнгә «бал суы» файдалы: 1 аш кашыгы балны
1 стакан җылы суга болгатып эчәргә.
Йөзьяшәр суты 1 чәй калагы күләмендә кулланыла. Ашарга 20-30 минут кала көненә 2-3 тапкыр йотып куярга кирәк.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Фото: https://ru.freepik.com
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/calendar/2024-11-01/agrariylar-rvakyt-algy-syzykta-3992815
Комментарийлар