Логотип «Мәйдан» журналы

Куян елын “Кишер” салаты белән каршылагыз!

Безгә кирәк булачак: зур булмаган ике бәрәңге, 150 грамм ысланган тавык ите (ысланган тавык булмаса, пешкән яисә кыздырылган тавык та ярый), бер эре кишер, ике йомырка, бер тозлы кыяр, бераз петрушка,...

Безгә кирәк булачак: зур булмаган ике бәрәңге, 150 грамм ысланган тавык ите (ысланган тавык булмаса, пешкән яисә кыздырылган тавык та ярый), бер эре кишер, ике йомырка, бер тозлы кыяр, бераз петрушка, майонез, тәменчә кара борыч.
Тәлинкәгә иң башта кишер формасына кертеп, кыргычтан чыгарылган бәрәңге салабыз. Өстенә бераз борыч сибеп, майонез сылагыз.
Икенче кат — вак итеп туралган тозлы кыяр.
Өченче кат — тавык ите. Һәр кат өстенә майонез сыларга онытмагыз!
Соңыннан — вак кыргычтан чыгарылган йомырка. Аның өстенә майонез сылагач, соңгы кат — кыргычтан чыгарылган кишер. Аны салатның бөтен өслегенә сылап, кул белән шомартып куегыз.
Петрушканы кишернең яфрагы булырга тиешле урынга матур итеп куегыз.

Тәмле булсын! Куян елы муллык, иминлек алып килсен!


 

Фото: https://kiziltan.ru


Автор: Ләйсән Якупова


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-28/kuyan-elyn-kisher-salaty-bel-n-karshylagyz-3048437

Комментарийлар