Логотип «Мәйдан» журналы

Күгәргән җирне ничек бетерергә?

Дәвалауны иртәрәк башлаган саен хәерлерәк булыр.

Күз төбе күгәрү белән һәркемнең очрашканы бар. Хәтта маңгайны бәрсәң дә, күк нәкъ менә күз төбенә төшә. Аннан ничек котылырга соң?
Салкын әйбер куярга икәнен күпләр белә. Әмма аны бәрелгәч тә куярга кирәк һәм 15 минуттан да артык тотмагыз.
Бадяга порошогы зур булмаган күгәрү урыныннан котылырга ярдәм итәчәк. Бераз порошокны 1 аш кашыгы суда эретегез һәм юка итеп марляга төреп, компресс ясагыз. Көнгә берничә процедура җитәрлек булачак.
Суган белән тозны гематоманы бетерү өчен файдаланырга мөмкин. Зур булмаган суганны блендер аша үткәрегез, аңа 1 аш кашыгы тоз өстәгез һәм, суганның суы агып беткәнче, бер-ике минут көтегез. Аннары бу ботканы марляга төрегез. Компресс итеп берничә минутка күгәргән урынга куегыз.
Ә бик нык күгәргән урынны "Троксевазин" геле ярдәмендә дәвалыйлар.

Фото:sovetclub.ru

 

 

 Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2020-07-02/k-g-rg-n-irne-nichek-betererg-729555

 

Комментарийлар