Логотип «Мәйдан» журналы

Кишер кышын черемәсен өчен

Җиңел генә ысулны сез дә кулланыгыз.Кишерне кышкылыкка төрлечә саклап була. Һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра аны. Элекке ысул буенча чиләккә тутырып, ком белән күмүчеләр дә бар. Кыр...

Җиңел генә ысулны сез дә кулланыгыз.





Кишерне кышкылыкка төрлечә саклап була. Һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра аны. Элекке ысул буенча чиләккә тутырып, ком белән күмүчеләр дә бар. Кыргычтан чыгарып, туңдыргычка куябыз, дип әйткәннәрен дә ишетәбез.
Ә без тагын бер ысул тәкъдим итәбез. Кыш буена җитәрлек кишерне яхшылап юыгыз, төпләрен кисеп, чүпрәккә салып киптерегез. Аннары целлофан пакетларга биш-алтыны салып, һава кермәслек итеп башларын бәйләгез. Әлеге пакетларны кәгазь тартмаларга тутырып, базга куегыз. Боларны дөрес эшләсәгез, кыш буе яңа казып алган шикелле, кетердәп торган кишер ашарсыз.
 




Автор: Гөлия Мөгаллимова



Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-09-15/kisher-kyshyn-cherem-sen-chen-2505849

Комментарийлар