Логотип «Мәйдан» журналы

Кетердәп торган кәбестә

Чөгендер белән тозлаган кәбестәдә хуш исле әчкелтем-баллы тәм була.

Бу рецептны еш кына “Гурьевча кәбестә” дип тә йөртәләр. Чөгендер белән тозлаган кәбестәдә хуш исле әчкелтем-баллы тәм була.

Тозлау өчен 8 килограмм кәбестә, 3 килограмм чөгендер, 2 баш сарымсак, 1 керән тамыры кирәк булачак.
Тозлык өчен 2 литр су, 3-4 кашык үсемлек мае, 100 грамм тоз, 100 миллилитр аш серкәсе, ярты стакан шикәр комы, 4 дәфнә яфрагы, 2 канәфер, 10 данә түгәрәк кара борыч алына.
Кәбестәне — шакмаклап, чөгендерне озынчалап турыйбыз, сарымсакны һәм керән тамырын вак кыргыч аша чыгарабыз. Зур савытка салып, барысын бергә кушып, яхшылап бутыйбыз.
Тозлыкны биш минут кайнатабыз һәм кәбестә өстенә коябыз. Кечерәк капкач белән каплап, өстенә авыр әйбер бастырабыз. Бер тәүлектән соң чиста, коры банкага тутырып, салкын урынга куябыз.

 

 
 
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 
Фото: https://kiziltan.ru/
 

 

 

 

 

Комментарийлар