Логотип «Мәйдан» журналы

Канның куеруын ничек белергә?

Куе кан - йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының хәбәрчесе һәм ул гына да түгел.

Организмда нәрсәдер дөрес эшләмәүне ничек аңларга һәм нинди адымнар ясарга? Бу хакта онколог һәм хирург Иван Карасев сөйләде.

Иң киң таралган ситуацияләрнең берсе: кан организмда су җитмәү сәбәпле куера. Моның фонында иммунитетның кимүе күзәтелә, чөнки организмда чистарта торган ресурслар җитми, куе үт барлыкка килә (бу ташлар барлыкка килү белән яный).

“Сез нәрсәдер ашарга телисез икән, бу су җитмәү сигналы. Бу очракта су эчәргә кирәк, ә ашый башламаска (күпләр шулай эшли). Бары тик өченче тапкыр ачлык сизгәч, ашарга мөмкин. Кайбер куркыныч нәтиҗәләрне булдырмас өчен, һәр иртәне бер стакан җылы судан башларга киңәш ителә”, - ди табиб.
Норма - бер килограмм авырлыкка 30-40 миллилитр чамасы. Әгәр сездә су эчү гадәте юк икән, нормага барып җиткәнче, аз микъдарда сыеклык кулланудан башлагыз.
Автор: Фануз Хабибуллин
 
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-17/kanny-kueruyn-nichek-belerg-3343091
 
 

 

 

 

 

Комментарийлар