Логотип «Мәйдан» журналы

Кайчан йокларга, кайчан эшләргә кирәк?

Организмның гормоннар эшләп чыгару графигын белү көнне дөрес планлаштыру өчен мөһим. Кайчан нинди эшкә алынырга кирәк?

1. Иртәнге 6:00гә кадәр серотонин — бәхет гормоны эшләп чыгарыла.

2. 6:00дә кортизол — организмны уяулыкка әзерли торган гормон күтәрелә. Баш мие бу вакытта бик яхшы эшли, көнне планлаштырырга менә дигән вакыт.

3. 7:00дә мелатонин (йокы гормоны) эшләп чыгарылудан туктый.

4. 8:00дә мускул гормоннары уяна. Спорт, хәрәкәт өчен уңай вакыт.

5. 10:00-14:00 сәгатьләрдә хәтер, игътибар һәм истә калдыру өчен җаваплы нейрогормон эшләп чыгарыла. Акыл эшчәнлеге өчен уңайлы вакыт.

6. 14:00-16:00 сәгатьләрдә йокымсырау күзәтелә — 20 минут йоклап алырга була . Өстәвенә, бу - соматотропин дигән үсеш гормоны эшләнүнең иң югары ноктасы.

7. 17:00дән кортизол кими. Мөһим карарлар кабул итүне туктатырга кирәк.

8. 21:00дә мелатонин эшләп чыгарыла башлый, тән температурасы төшә, организм җылы сорый.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-10-17/kaychan-yoklarga-kaychan-eshl-rg-kir-k-3970630

Комментарийлар