Логотип «Мәйдан» журналы

Иван-чәйне ничек ясыйлар?

Иван-чәй ясап караганыгыз бармы? Аны төрлечә ясыйлар. Әмма түбәндәгечә ясасагыз, чәй аеруча тәмле, хуш исле булачак. Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырыгыз.Тәрәзә...




Иван-чәй ясап караганыгыз бармы? Аны төрлечә ясыйлар. Әмма түбәндәгечә ясасагыз, чәй аеруча тәмле, хуш исле булачак.
 







Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырыгыз.
Тәрәзә төбендә кояшта өч көн торгач, аны иттарткычның эре тишеклесеннән чыгарырга кирәк. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап, 8 сәгать тотарга да, җәймә өстенә таратып, төнгелеккә калдырыгыз.
Икенче көнне 90-100 градуска кадәр кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптерәләр.
Чәйләрегез тәмле булсын!



 

Автор: Гөлия Мөгаллимова





Фото: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-16/ivan-ch-yne-nichek-yasyylar-2841834


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-16/ivan-ch-yne-nichek-yasyylar-2841834





Комментарийлар