Логотип «Мәйдан» журналы

Иван-чәйне ничек ясыйлар?

Җәйнең яме чәй тәмендә дә калсын әле!Иван-чәй ясап караганыгыз бармы? Аны төрлечә ясыйлар. Әмма түбәндәгечә ясасагыз, чәй аеруча тәмле, хуш исле булачак.Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән тө...

Җәйнең яме чәй тәмендә дә калсын әле!





Иван-чәй ясап караганыгыз бармы? Аны төрлечә ясыйлар. Әмма түбәндәгечә ясасагыз, чәй аеруча тәмле, хуш исле булачак.
Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырыгыз.
Тәрәзә төбендә кояшта өч көн торгач, аны иттарткычның эре тишеклесеннән чыгарырга кирәк. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап, 8 сәгать тотарга да, җәймә өстенә таратып, төнгелеккә калдырыгыз.
Икенче көнне 90-100 градуска кадәр кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптерәләр.
Чәйләрегез тәмле булсын!


Автор: Гөлия Мөгаллимова



Фото: https://kiziltan.ru 


Чыганагы: https://kiziltan.ru/news/detalno/2022-06-29/letnie-dtp-komu-nuzhno-byt-nacheku-chtoby-ne-popolnit-pechalnuyu-statistiku-gibdd-2857141




Комментарийлар