Логотип «Мәйдан» журналы

Иң яхшы дару – хәрәкәтләнү

“Эч пошмасын, кәефсезләнмәс өчен ял көннәрендә өйдә утырмагыз. Көнегезне вакыйгалар, күңелле мәшәкатьләр белән баетыгыз. Урамда салкын икән, кино, концерт, театрга барыгыз. Җылы көнне гөмбә җыегыз, ве...

“Эч пошмасын, кәефсезләнмәс өчен ял көннәрендә өйдә утырмагыз. Көнегезне вакыйгалар, күңелле мәшәкатьләр белән баетыгыз. Урамда салкын икән, кино, концерт, театрга барыгыз. Җылы көнне гөмбә җыегыз, велосипедта йөрегез.





Күпләр сагыш басканда юрганга төренеп ята да, үзләрен кызгана башлый. Озаграк яткан саен күңелне күтәрү авырлаша. Андый вакытта иң яхшы дару – хәрәкәтләнү.
Спортзал, бассейнга, биюгә йөрегез. Иң мөһиме – яткан җирдән торып китү, мускулларны язу. Спорт стрессны җиңәргә булыша, чөнки физик көч стресс гормонын тарата. Даими шөгыльләнгәндә бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Ул киеренкелектән арынырга ярдәм итә.
Йөгерүнең файдасын санап бетерерлек түгел. Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Иртән, канда гормоннар күп булганда, йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша. Эш көненнән соң йөгерү киеренкелекне бетерә, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә. Йөгергән вакытта канга эндорфин дигән гормон бүленеп чыга, аны икенче төрле “бәхет гормоны”дип тә атыйлар”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.






Автор: Фануз Хабибуллин





 Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-24/i-yahshy-daru-h-r-k-tl-n-3231478






Комментарийлар