Логотип «Мәйдан» журналы

Язын аякларыгыз сызлыймы?

Шифалы төнәтмә әзерләгез. Аның күп авыруларга файдасы тия.

Яз көннәрендә күп кенә кешеләр аяк-куллары, тезләре сызлап җәфалана. Өйдә йөзьяшәр (алоэ) үстерсәгез, андый вакытта файдасы тими калмас.

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин. Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үләнне (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы, салкынча урынга куеп торырга. (Арытаба төнәтмәне суыткычта сакларга).

Әлеге төнәтмә белән төнлә тезләр, балтырлар сызлаган чакта уынырга киңәш ителә. Шулай ук, салкын тигәндә, невралгия булганда - авырткан урыннарга, томау һәм гайморит булганда - танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio на Freepik

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-04-04/yazyn-ayaklarygyz-syzlyymy-3713705

Комментарийлар