Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел чәй эчегез!

Ни өченме?

"Без сөтле чәй эчәргә өйрәндек, яшел чәй әче бит" диючеләр күп. Үзлегемнән чыгып әйтәм, яшел чәйне эчәргә өйрәнер алдыннан тәүдә пакетларда сатылганын кулланыгыз. Ул җиңелрәк кабул ителә. Ә менә тора-бара рәхәтләнеп чәйнекләрдә пешереп эчәргә дә өйрәнерсез. Яшел чәйнең файдасы күп, шуны онытмагыз!

Тән тиресен яхшырта.
Иммунитетны ныгыта.
Кан басымын төшерә.
Яман чиргә каршы торуны ныгыта.
Тромблар булуга каршы тора.
Аппетитны киметә һәм көч бирә.
Матдәләр алмашын яхшырта.
Кандагы шикәр күләмен тигезли.
Тәмәке тартучыларнын үпкәләрен арчый.
Атеросклероз булуны киметә.
Сезонлы аллергия белән интегүчеләрнең хәлен яхшырта.
Баш миенең эшчәнлеген активлаштыра.
Организмдагы су балансын көйли.
Тешләрнең һәм анкауларның торышын ныгыта.
Бавырны чистарта.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-02-26/yashel-ch-y-echegez-3658089

Комментарийлар