Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь кычытканнан — файдалы салат!

Бу витаминлы ризык бик тәмле килеп чыга.

Безгә берәр бәйләм яшь кычыткан, яшел суган һәм петрушка, ике пешкән йомырка, ике кашык каймак һәм тәменчә тоз кирәк булыр.

Кычытканны дуршлаг өстенә куеп, өстенә берничә тапкыр кайнап чыккан су коеп алыгыз. Суы агып беткәч, вак итеп турагыз.

Яшел суган белән петрушканы, йомыркаларны да вак итеп турагач, барлык ингредиентларны бергә кушып, тоз, каймак салып бутагыз.

Салатның файдалы сыйфатлары юаглмасын өчен аны әзерләгәч тә ашап кую хәерле.
Тәмле булсын!

Ә сез кычытканнан ниләр әзерлисез?

 

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-04-23/yash-kychytkannan-faydaly-salat-3739337

Комментарийлар