Логотип «Мәйдан» журналы

Яланаяк карга басыгыз!

Аяк өшүдән котылыр өчен бер укучыбыз шундый киңәш бирә.

"Аяклары өшеп азаплаган кешеләр күп. Мин берничә ел элек яланаяк кар таптый башладым. Мунча кергәндә тиз генә чыгып керәм. Кайнардан чыгам да тиз генә салкынга басам, аннары кире кереп китәм. Минем аяк гел өшеми. Тәндәге вак тамырга кан йөрми башлагач, аяклар өши башлый.

Андый чакта бер салкын, бер җылы кирәк. Карга чыгып басасы килмәгәндә, ике таз су белән өйдә генә утырырга була. Аякларны бер салкынга тыгасың, аннары аласың да, җылы суга тыгып торасың. Кан тамырлары киңәеп китә, кан йөри башлый. Һәм шуның нәтиҗәсендә аяклар өшеми".

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-01-22/yalanayak-karga-basygyz-3612501

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-01-22/yalanayak-karga-basygyz-3612501

 

Комментарийлар