Логотип «Мәйдан» журналы

Һәр ботканың үз файдасы бар!

Ә сез кайсы ярманың кешегә ничек ярдәм иткәнен беләсезме?

Солы боткасы матурлык бүләк итүче буларак билгеле. Анда аксым, үсемлек майлары, витаминнар, минераллар күп. Йөрәккә яхшы йогынты ясый, нерв системасын тынычландыра.

Карабодайның да файдасы искиткеч зур. Ул бавырны чистарта, кандагы шикәрне нормада тотарга, стресска бирешмәскә ярдәм итә.
Дөге ашкайнату системасында авыру булганнарга киңәш ителә. Ул организмнан артык сыекчаны чыгара, анемияне кисәтә, йокысызлыктан ярдәм итә.
Тары — аз калорияле. Матдәләр алмашынуын яхшырта, кан басымын җайга сала, арыганлык тойгысын бетерә.
Кукуруз боткасына аеруча язлы-көзле өстенлек бирергә кирәк. Ул иммунитетны ныгыта, ябыгырга ярдәм итә, аеруча тимер һәм кремнийга бай.
Манный диетадагы кешеләр өчен бик яхшы. Авырулардан соң, гәүдә авырлыган арттырырга кирәк булса, манныйга басым ясарга кирәк.
Гомумән, боткаларның төрлесен аралаштырып кулланыгыз, аларның бөтен файдасын шунда тоярсыз, дуслар!
 

Автор: Ләйсән Якупова

 

Фото: https://kiziltan.ru/

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-10-26/r-botkany-z-faydasy-bar-3003872

 

 

 

 

 

Комментарийлар