Логотип «Мәйдан» журналы

Эремчек кенә, димәгез...

Аның майсызы да зыянлы була ала икән.Эремчек - иң яхшы кальций чыганагы. Витаминнар, терлек аксымы чыганагы да ул. Ләкин аның да, калган барлык файдалы ризыкларныкы кебек үк, зыяны да бар.Беренчедән,...

Аның майсызы да зыянлы була ала икән.





Эремчек - иң яхшы кальций чыганагы. Витаминнар, терлек аксымы чыганагы да ул. Ләкин аның да, калган барлык файдалы ризыкларныкы кебек үк, зыяны да бар.
Беренчедән, эремчекнең билгеле бер саклау вакыты бар. Ул вакыт чыкканда, яки җылыда торганда, агулану чыганагына әйләнеп, ашкайнату системасына зыян китерергә мөмкин.
Лактоза матдәсен күтәрә алмаучыларга да бу ризыкны ашарга ярамый.  Бөерләре авыртучыларга әлеге ризыктан баш тарту хәерле.
Артык авырлыктан һәм атеросклероздан интегүчеләргә эремчек белән аеруча сак булырга кирәк. Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга мөмкин.
Тагы да, майсыз эремчек инсулин бүлеп чыгуны көчәйтә. Ә инсулин – май җыючы гормон. Аның югары дәрәҗәдә булуы юанаюга китерә ала.




Автор: Резеда Галикәева






Фото: https://ru.freepik.com/










Комментарийлар