Логотип «Мәйдан» журналы

Эре һәм татлы җиләк үстерәсегез киләме?

Мул уңыш аласы килгән бакчачы орлыкның иң яхшысын сайларга тырыша.Бакчасында җиләк үстермәгән кеше бик сирәктер хәзер. Чәмле бакчачылар аның төрле-төрле сортларын үстерергә тырыша. Тик менә үсентене с...

Мул уңыш аласы килгән бакчачы орлыкның иң яхшысын сайларга тырыша.





Бакчасында җиләк үстермәгән кеше бик сирәктер хәзер. Чәмле бакчачылар аның төрле-төрле сортларын үстерергә тырыша. Тик менә үсентене сатып алганда аның сатучы әйткән сорт булуы бик шикле. Кайчагында эре, баллы, сусыл уңыш көткәндә әчкелтем, вак җиләкләр җыеп алырга да бик мөмкинсең. Шуңа күпчелек бакчачылар яшелчә-җимешләрне яхшы орлыктан гына үстерә дә инде.
Әлбәттә, бакча җиләген орлыктан үстерү бик җиңел эш түгел: орлыклар бик озак чыга, шытымнар бик нечкә һәм вак була, аларны пинцет белән генә күчерергә мөмкин, суны да артык күп сибәргә ярамый, җире кибеп тә китмәсен... Әгәр дә мондый нечкәлекләрне җиңеп чыга аласыз икән, ул вакытта бакчагызда иң яхшы җиләк сортлары гына үсәчәк!
Бу эшкә яңарак тотынучыларга җиләкнең ремонтант төренә игътибар итәргә кирәк. Ул бик көйсез түгел, хакы да арзанрак, яхшы үсенте алырга да мөмкинлекләр зур. Орлыктан җиләк үстерү серләренә ныклап төшенгәч, аның төрле эре сортларын да утыртып карарга була.
Бакча җиләге орлыгын март-апрельдә дә утыртырга мөмкин. Әгәр үсентеләрне якты, киң тәрәзә төбендә үстерергә, яки аларга көненә 12-14 сәгать өстәмә яктылык бирергә мөмкинлегегез бар икән, ул чагында орлыкларны февраль башында утыртсагыз да була. Бу очракта беренче уңышны быелгы җәйдә үк ашап карый аласыз. Әгәр март яисә апрельдә утыртсагыз, димәк, ул җиләкне икенче елга гына авыз итә алачаксыз.
Орлык утырту өчен туфрак йомшак, җиңел һәм су үткәрүчән булырга тиеш. Җир яхшы сыйфатлы булсын өчен кайбер бакчачылар туфракны хәтта эре иләк аша да үткәрә. Ә сыйфатлы үсенте җирлеге болай әзерләнә: бакчадан алынган 3 өлеш туфракка 2 өлеш янган тирес, 3 өлеш вак ком, аз гына көл кушып, катнашма ясыйбыз. Аны капкачлы пластик савытларга салып чыккач, куе кызыл төстәге марганцовка суы сибәргә онытмагыз.
Җиләкне орлыктан үстерүнең иң кыен ягы — орлыкларга шытып чыгу өчен уңайлы шартлар тудыру. Шулай да яшь бакчачылар өчен аның җиңел генә бер юлы бар. Алдан әзерләнгән дымлы җиргә орлыкларны салып чыккач, өстенә туфрак сипмиләр, ә капкачына тиеп торырлык итеп кар салалар. Капкачын ябып, ике атнага суыткычка куярга кирәк. Бу вакыт эчендә кар акрынлап эри.
Аннары савытларны тәрәзә төбенә күчерәбез. Капкачын ачарга ашыкмагыз, җир кибеп китсә, су сибегез. 10-15 көннән беренче шытымнар күренүгә капкачын әледән-әле ачып җилләтергә, яки тишекләр тишәргә кирәк. Мөмкинлек булганда үсентеләргә эрегән кар суы сибәргә тырышыгыз. Шытымнар чыгып, 3-4 көн үтүгә савытларның капкачларын ачып куйсагыз да була. 2-3 чын яфрак чыгуга үсентеләрнең һәрберсен аерым савытка күчерегез.







Фото: https://pixabay.com








Комментарийлар