Логотип «Мәйдан» журналы

Әгәр томау төшсә...

Табиб томауны дәвалауның иң нәтиҗәле ысулын атады.Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников томауны дәвалауның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләде.Табиб аңлатуынча, күпчелек очракта томау...

Табиб томауны дәвалауның иң нәтиҗәле ысулын атады.





Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников томауны дәвалауның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләде.
Табиб аңлатуынча, күпчелек очракта томау вакытында төчкерү һәм температура булса, димәк, аны риновирус китереп чыгара, барлык очракларның 35-50 проценты аңа туры килә.
— Әгәр бу кискен вируслы авыру икән, бары тик үткәнен көтәргә генә кирәк. Кемдер борынга сарымсак, кемдер суган тыга, кемдер тавык йомыркасы белән җылыта. Боларның берсе дә нәтиҗәле булмый. Томау үзе бетә, — дип аңлата табиб.
Шул ук вакытта томауны дәвалауның иң нәтиҗәле алымнарының берсе — борынны юу, тик моны дөрес эшләргә кирәк: башны раковинага иеп, юа башлыйлар. Икенче мөһим момент: хроник очракларда антигистамин препаратларны куллану.
— Хроник гайморитны антибиотиклар белән дә, тишеп тә дәваламыйлар. Аны антигистамин препаратлар белән дәвалыйлар. Миңа кешеләр: "Рәхмәт, мин антигистаминнарны кулланмыйча, бу авырудан котыла алмадым", - дип яза. Яки без бер айга гормональ дарулар бирәбез. Нигәдер күпләр антибиотиклар кабул итәргә, борынны тишәргә кирәк дип саный, әмма чынлыкта исә аллергиягә каршы чаралар ярдәм итә, — дип билгели табиб.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова



Фото: Pixabay


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-12-15/g-r-tomau-t-shs-2620814






Комментарийлар