Логотип «Мәйдан» журналы

Чи бәрәңге ярдәм итәр

Бәрәңгене чи килеш бүлеп, икмәк савыты эченә куйсагыз, күмәч озак вакыт кипмичә сакланыр.

Кабыгын чистартып, бер-ике бүлбене тозы чыгынкы ашка салганда, ул артык тозны үзенә җыячак. Савыт-сабаны чи бәрәңге белән сөртеп, бераздан кайнар су астында тотсагыз, алар яңарып китәчәк.

Иттарткычта ит үткәргәннән соң, аны сүткәнче бер-ике бәрәңге чыгару да яхшы. Иттарткыч чистарачак, кәтлитләрегез дә тәмлерәк булыр. Иттарткычтан чыккан чималны газ плитәсе духовкасына куегыз. Әлбәттә, бераз тоз һәм тәмләткеч өстәргә онытмагыз.
Киптерелгән бәрәңге кабыгы кабак, кыяр, карлыган куагы өчен яхшы ашлама булып тора.
Халыкта, бәрәңге кабыгын мичтә яндыру төтен торбасын тазартырга булышлык итә, дигән сынамыш та бар. Аны, шулай ук, юшкын утырган чәйнеккә салып кайнатырга да киңәш итәләр. Озак кайнатканда, ул юшкынны йомшартачак.
Өйдә йорт җиһазларын күчергәндә дә чи бәрәңге ярдәмгә килер. Аның кабыгын яисә кисәген мебель аягы астына куйсаң, җиһазны идәнгә зыян китермичә шудырып булачак.
Яңа киселгән бәрәңге майлы буяу белән буялган урыннарны пычрак-таплардан чистартырга ярдәм итәр.

 

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар