Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй содасының барлык файдалы якларын беләсезме?

Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр. Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кы...




Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр.
 







Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кына төшерегез.
 
Чәй һәм каһвәгез хуш исле булсын өчен суга бер чеметем сода кушыгыз.
Суыткычтан начар исне бетерер өчен тәлинкәгә 50 грамм сода салыгыз һәм суыткычка куегыз, берничә көннән алып, түгегез.
 
Суга бер калак сода кушсагыз, кәбестә тизрәк пешәчәк, витаминнары да яхшырак сакланачак.
Яшелчә-җимешне юганда да суга сода кушу яхшы.
 
Келәмнән начар исне юк итәр өчен аның өстенә сода сибеп чыгарга һәм берничә сәгатьтән тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк.
Черки, бал корты тешләгән урынга бераз юеш сода куеп торсагыз, кызару, әрнү бетәр.
 
Битегез коры икән, аны сода кушылган су белән юыгыз.
Көн буе аяк өстендә йөргәннән соң, арыган аякларыгызны содалы суда ял иттерегез.
 
Яшел төсле яшелчәләрнең төсе саклансын өчен аларны пешергәндә суга бер калак чәй содасы кушыгыз.
 
Ә сез соданы тагын ничек кулланасыз?
 

Автор: Ләйсән Якупова


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-15/ch-y-sodasyny-barlyk-faydaly-yaklaryn-bel-sezme-3178478

 






Комментарийлар