Логотип «Мәйдан» журналы

Быел бәрәңгене иртәрәк утыртабызмы?

Яхшы уңыш алу өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.Орлыкка дигән бәрәңгене, утыртырга 25-30 көн кала, җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өс...

Яхшы уңыш алу өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.





Орлыкка дигән бәрәңгене, утыртырга 25-30 көн кала, җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз, бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз.
“Язның бер көне ел туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.
Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге яки каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була да инде. Быел апрель бик җылы башланды, бу көннәрдә һава температурасы көндез 18 градуска кадәр җитте. Синоптиклар алдагы көннәргә дә уңай фаразлар бирә. Димәк, утырту эшләренә дә озак калмады.
Ай календаре буенча тамыразыкларны ай кимегән көннәрдә утыртырга киңәш итә. 13,16, 17, 22-26 апрель, 6-17, 22-24 май бәрәңге утырту өчен уңайлы көннәр санала.



Автор: Зөлфия Фәтхетдинова



Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio





Комментарийлар