Логотип «Мәйдан» журналы

Буыннар сызлавын да баса...

«Роспотребнадзор» белгечләре йөрәк һәм буыннар сәламәтлеге өчен кура җиләге ашарга киңәш итә.Бакчага чыккан саен берничә кура җиләге өзеп кабарга тырышыгыз. Белгечләр дә бу файдалы җиләкне күбрәк ашар...








«Роспотребнадзор» белгечләре йөрәк һәм буыннар сәламәтлеге өчен кура җиләге ашарга киңәш итә.









Бакчага чыккан саен берничә кура җиләге өзеп кабарга тырышыгыз. Белгечләр дә бу файдалы җиләкне күбрәк ашарга киңәш итә. «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт» экспертлары җәйге вакытта рационга кура җиләге кертергә тәкъдим итә.
Өлгергән кура җиләгендә бик күп файдалы матдәләр һәм витаминнар бар, җиләкләр органик кислоталарга, пектинга, В төркеме витаминнарына бик бай. Антиоксидант матдәләр ярдәмендә кура җиләге баш миенең эшен яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.
«Әгәр дә көн дә аз-азлап кына кура җиләге ашасаң, йөрәкнең сәламәтлеген сакларга була. Тикшеренүләр әлеге җиләкне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметә, тромбоцитлар туплануны булдырмый кала һәм кан басымын киметә дип раслады", — дип билгеләп үтә экспертлар.
Кура җиләге буыннарның ялкынсынуына каршы көрәшергә ярдәм итә, җиләкне даими рәвештә куллану артрит үсеше куркынычын киметә һәм авыртуны баса.



Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-06-26/buynnar-syzlavyn-da-basa-3314335


Комментарийлар