Логотип «Мәйдан» журналы

Баллы балан бик файдалы

Көзен-кышын салкын тиюдән саклану, иммунитетны ныгыту өчен мондый шифалы дару ясап куегыз.

"Баланны кайнар су белән пешекләргә һәм дуршлаг аша чыгарырга. Барлыкка килгән балан боламыгына шулкадәр үк бал кушарга. Катнашманы 1 атна бүлмә температурасында төнәтергә һәм, банкага тутырып, суыткычка куярга. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы кабарга була.

Баллы балан канны гемологлобинга баета, кан тамырларын, йөрәк мускулларын ныгыта. Бәвелне куа, бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Гипертониядән интегүчеләргә бик файдалы", дип яза "Татар балы - дөнья даны".
 
 
 
 
 
Автор: Фануз Хабибуллин
 
 
 
Фото: https://kiziltan.ru
 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-20/bally-balan-bik-faydaly-2956532
 
 

 

 

 

 
 

 

Комментарийлар