Логотип «Мәйдан» журналы

Бакча җиләгеннән кайнатма

Бакча җиләгеннән хуш исле һәм тәмле кайнатма әзерлисегез киләме?2 кг җиләккә 1 кг шикәр комы, ярты стакан су кирәк булачак.Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне юып, савытка салыгыз.Башка савытта сиро...

Бакча җиләгеннән хуш исле һәм тәмле кайнатма әзерлисегез киләме?
2 кг җиләккә 1 кг шикәр комы, ярты стакан су кирәк булачак.
Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне юып, савытка салыгыз.
Башка савытта сироп әзерләнә: 1 кг шикәргә ярты стакан су өстәп, уртача утта  5-7 минут кайнатыгыз, ул куе булсын, ләкин ак төскә кергәнче кайнатмагыз. Аны тикшерү бик гади: кашык белән бераз сироп алыгыз һәм агызып карагыз. Сироп сыек балны хәтерләтсә, ул әзер.
Җиләк өстенә кайнар сироп агызыгыз, капкач белән каплагыз һәм суынганчы тотыгыз. Җиләк бу вакытта үзенең согын бирә һәм сироп сыеклана. Аннары суытылган җиләкне сөзеп алырга һәм сиропны 5-7 минутка кайнатырга куярга кирәк.
Кайнар сиропны янә җиләк өстенә коегыз. Җиләк тулысынча суынгач, тагын бу процедураны кабатлагыз. Өч тапкыр шулай эшләгәч, җиләкләрне стерильләштерелгән банкаларга салып, кайнап торган сироп коегыз һәм тимер капкачлар белән ябып, төреп куегыз.
Сироп куе булсын өчен,  шикәр комын күбрәк кушарга һәм озаграк кайнатырга кирәк.
 

Комментарийлар