Логотип «Мәйдан» журналы

Аякны көзән җыерудан лимон ярдәм итә

Аякны көзән җыерудан интеккән кешеләргә лимон суты ярдәмгә киләчәк. Моның өчен табан астын иртә-кич лимон суты белән уарга кирәк. Оекбашны ул аякка тулысынча сеңеп беткәч кенә киегез. Нәтиҗәсе бу...




Аякны көзән җыерудан интеккән кешеләргә лимон суты ярдәмгә киләчәк.
 







Моның өчен табан астын иртә-кич лимон суты белән уарга кирәк. Оекбашны ул аякка тулысынча сеңеп беткәч кенә киегез. Нәтиҗәсе булсын өчен моны 14 көн дәвамында эшләргә кирәк.
Суган кабыгын төнәтү дә аякны көзән җыерудан котылырга ярдәм итә. Моның өчен бер чәй калагы вакланган суган кабыгына бер стакан кайнар су салып, 10 минут төнәтергә кирәк. Аны йоклар алдыннан эчсәң, төнлә аякны көзән җыерудан интекмәссез.
 






Автор: Гөлия Мөгаллимова


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


Чыганагы:  https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-05-03/ayakny-k-z-n-yerudan-limon-yard-m-it-3243634






Комментарийлар