Логотип «Мәйдан» журналы

Ашказанын саклагыз

Туклану буенча түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, сәламәт булырсыз.

“Азыкны тиешенчә чәйнәп ашагыз. Ризык авыз эчендә үк эшкәртелә башларга тиеш. Ашказанына зур кисәкләр төшү аңа көчәнешне арттыра, сару кайнауга китерә ала.

Колбаса, сосиска, эшкәртелгән ит — ашказанының төп дошманы. Пешкән майсыз ит ашарга кирәк.

Тәүлегенә 500 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз.

Аз-азлап, ешрак ашау файдалы. Табынга утырырга 20-30 минут кала, 1 стакан җылы су эчәргә гадәтләнегез. Ул ашказаны согының әчелеген нормага салырга, сару кайнауны кисәтергә булыша. Ашаганда һәм аннан соң ук эчмәскә кирәк. Кичке ашны йокларга ятар алдыннан 4 сәгать кала ашарга тырышыгыз.

Ашказаны авыртканга түзәргә ярамый. Сару кайнаудан дарулар авыру билгесен җиңеләйтә, ә проблема шул килеш кала. Гастроэнтерологка күренергә һәм дәвалана башларга кирәк”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-12-12/ashkazanyn-saklagyz-3561784

Комментарийлар